

Бәйрәм якынлашуы сизелми дә, күңелдә төшенкелек, арыганлык тоясыңмы? Юк, болай һич кенә дә ярамый! Үз кәефеңне үзең күтәрмәсәң, синең өчен моны берсе дә эшләмәчәк.
Беренчедән, өйдә чыршы бизә. Чынмы ул, әллә ясалмамы, зурмы яисә кечкенәме – мөһим түгел. Өеңдә бәйрәм мохите булдыр, вазага чыршы ботаклары булса да куй.
Икенчедән, эшләреңне иртәрәк тәмамла һәм көн саен Яңа ел турында бер совет фильмы кара. Ул чордагы киноларда булган ихласлык, гадилек күңелеңне җылытмый калмас.
Өченчедән, якыннарыңа Яңа ел бүләкләре әзерлә. Кибетләрдә хәзер матур төргәкләр сатыла. Аларга сувенирлар, кәнфитләр, бәйрәм тематикасына оеклар, чыршы уенчыклары, кыскасы, гади дә, матур да кечкенә бүләкләр төреп куй. Бәлки, син үзең дә оста итеп сәйләннән картиналар ясыйсың, я булмаса имбир прәннекләр пешерәсеңдер?! Үзең ясаган бүләккә берни җитми инде!
Дүртенчедән, бәйрәм алдыннан кәефне күтәрү һәм якыннарың белән араларны тагын да якынайтуның бер шәп ысулы – гаилә белән пилмән ясау. Күмәкләшеп эш бик ошап китсә, манты, вак бәлеш ясап туңдырырга да була. Алда озын ял көннәре көтә. Шуңа да ризыкларны алдан хәстәрләү яхшырак. Кинәт кунаклар килеп кергән очракта да сыең әзер булачак.
Бишенчедән, нәкъ кечкенә чактагы кебек, Кыш бабайга хат яз. Теләк-хыялларыңны, максатларыңны яз. Узып баручы елдагы уңышларыңны барларга да онытма – болары да күңелдә якты хисләр уята.
Автор фотосы.