

Кышны иң куркынычы — бозлавыкта таеп егылу. Тайгак юлда егылу бәрелүгә, имгәнүгә һәм сынуга кадәр китерергә мөмкин. Шул ук вакытта һәр очракта беренче ярдәм күрсәтү тактикасы төрлечә булачак. Бу хакта Медицина фәннәре кандидаты Екатерина Демьяновская аңлата.
Табиб әйтүенчә, егылуның иң еш очрый торган сәбәпләре — аяк киеменең тая торган булуы, ашыгып йөрү һәм игътибарсызлык.
“Мондый егылулар өлкән яшьтәгеләр өчен аеруча куркыныч, чөнки күп очракта ул каты җәрәхәт алу белән тәмамлана — аяк яки кул, кабырга һәм умыртка сөяге сынуы мөмкин", — дип кисәтә белгеч.
Әгәр егылган кеше кискен авырту кичерсә, кул-аякларын сизмәсә, хәрәкәтләнә алмаса, тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк, дип белдерә табиб-эксперт.
Шул ук вакытта табиблар килгәнче кешене кузгатырга яки борырга тырышырга ярамый, чөнки бу хәлне начарайтырга гына мөмкин, дип аңлата ул.
Моннан тыш, Демьяновская белдерүенчә, бозлавык вакытында ике кулга да сумка торырга ярамый — егылган очракта бу тигезлекне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.
“Әгәр дә сез таеп китсәгез, аркагызга егылганда иякне күкрәккә кысу мөһим, бу баш мие җәрәхәтенә китерүдән саклаячак. Башлык һәм капюшон бәрелүне йомшартырга ярдәм итәчәк", - ди ул.
Күңел болгану, баш әйләнү, эч авырту баш мие җәрәхәте яки башка органнарның җәрәхәтләнүен күрсәтә, бу очракта зыян күрүчегә ашыгыч табиб ярдәме кирәк, дип кисәтә белгеч.
“Зыян күргән урынга берничә тапкыр боз куярга кирәк, авырткан урынны җылытырга ярамый", — ди белгеч.
Автор фотосы.