

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы буенча эшләнгән һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай тарафыннан кабул ителгән Республика хәрби журналистларына дәүләт ярдәме турындагы Закон илнең медиакырында көтелгән уңай реакция тудырды.
Башкортстанда мондый документның барлыкка килүенә Русия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев та үз бәясен бирде.
"Башкортостан илнең Хәрби журналистика ветераннары турындагы канун кабул ителгән беренче төбәге булды. Журналистлар берлеге, әлбәттә, бу карарны хуплый. Без Санлы үсеш министрлыгы, Дәүләт думасының Мәгълүмати сәясәт комитеты белән берлектә узган елдан әлеге яңа статус өчен нормативлар эшләдек. Тәкъдим Оборона министрлыгында да хупланды«, - диде "Башинформ" агентлыгы хәбәрчесенә Владимир Соловьев.
Әлегә мондый закон илнең бер генә төбәгендә дә юк. Русия Журналистлар берлеге рәисе якын киләчәктә бу мөһим закон новациясе "Русия Федерациясенең башка субъектларында да, ә аннары — бөтен Русиядә дә пәйда булачагына" ышаныч белдерде.
Фото: РФ Журналистлар берлеге.