+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
20 декабрь 2025, 05:05

Очсызга кызыгасызмы?

Акция буенча ризыклар сатып алганда берничә билгегә игътибарлы булыгыз.

Очсызга кызыгасызмы?Очсызга кызыгасызмы?
Очсызга кызыгасызмы?

Бәйрәм алды чорында кибетләр еш кына азык-төлеккә ташламалар тәкъдим итә, әмма барлык отышлы тәкъдимнәр дә сәламәтлек өчен хәвефсез дигән сүз түгел.

Сөт ризыкларын (эремчек, каймак, йогурт) яраклылык вакыты 1-2 көннән тәмамланырга торса, алмавың яхшырак. Тагын бер куркыныч категория - кремлы кондитер эшләнмәләре, алар саклау шартларын бозган очракта агулануга китерергә мөмкин.

Белгечләр әйтүенчә, акцион ризыкларны сайлаганда игътибар итәргә кирәк булган төп моментлар:

1. Әзерләү датасы һәм яраклылык вакыты. Әгәр яраклылык вакыты узып бара икән, аны шунда ук кулланырга кирәк, әмма мондый ризыкны балаларга, йөкле хатын-кызларга һәм ашказаны-эчәк системасы проблемалары булган кешеләргә бирмәү яхшырак.

2. Төргәкнең бөтенлеге - кабарган, изелгән булуы яисә сыекча тамып тору саклау шартларының бозылуы турында сөйли, хәтта яраклылык вакыты әле рөхсәт ителгәндә дә кулланудан баш тарту яхшырак.

3. Начар ис һәм тышкы кыяфәте. Әгәр ризык сатып алганчы ук шик уята икән, аны алмау яхшырак.

 

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас