+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
20 Декабря 2025, 06:05

"Зарубин пенсиягә китәчәк..."

Виктория исемле мәктәп укучысы Путинга тәкъдимен җиткерде.

"Зарубин пенсиягә китәчәк...""Зарубин пенсиягә китәчәк..."
"Зарубин пенсиягә китәчәк..."

Русия Президенты Владимир Путин белән туры эфирда мәктәп укучысы Виктория дә үз теләген җиткерде. 

"Минем сезгә тәкъдимем бар: мин мәктәпне һәм институтны тәмамлыйм. Паша [Зарубин] пенсиягә китәчәк, һәм мин аны алыштырачакмын. Ә сез, зинһар, беркая да китмәгез! Мине көтегез, һәм мин сезнең эшегезне яктыртачакмын", - диде Виктория Васильева.

Владимир Путин кызга юмор белән җавап кайтарып, Зарубинның әле яшь кеше булуын, шуңа да аны пенсиягә җибәрергә иртәрәк булуын әйтте. Моның урынына Президент мәктәп укучысы өчен журналистта стажировка оештырырга тәкъдим итте.

"Мин Павелдан сине стажировкага алуын сорармын, ул кире какмас. <...> Ул әле яшь кеше. Һәм инде мин киткәч, син аңарда стажировка узарсың, бу сиңа журналистика факультетына укырга керергә ярдәм итәчәк", - дип билгеләде Владимир Путин.

 

Фото:iz.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас