

Кышкы салкыннар һәм вируслар безнең организмга тискәре йогынты ясый, ә тиредә кояш яктысы җитмәү сәбәпле, май алмашуын көйләүче һәм тире, чәч һәм тырнак сәламәтлеген тәэмин итүче актив формадагы D3 витамины барлыкка килүдән туктый. Шулай да, елның бу вакытында иммунитетны сакларга мөмкинлек бирүче ризыклар бар.
"Яшелчәләр — азык җепселләрен төп тәэмин итүчеләр, алар ярдәмендә организмнан холестерин чыгарыла һәм ашказаны-эчәк тракты эшли. Мондый яшелчәләрнең берсе — шпинат. Бу С витамины чыганагы, шулай ук шпинатта бета-каротин һәм иммун системасын ныгытырга ярдәм итүче антиоксидантлар бар", — ди белдерә диетолог-эндокринолог Ангелина Водолазкая.
Һәр өйдә диярлек булган сарымсак көчле вирусларга һәм бактерияләргә каршы сыйфатка ия — ул салкын тию һәм грипп белән көрәшергә ярдәм итәчәк. Имбирның да салкын тиюгә, ялкынсынуга каршы көче бар, аны чәйгә яки ризыкка өстәргә мөмкин. Ул шулай ук холестерин дәрәҗәсен киметүгә ярдәм итә, хәтерне яхшырта, йөрәк-кан тамырлары һәм Альцгеймер авыруларын профилактикалауда ярдәм итә. Табиб әйтүенчә, бу файдалы ризыкларны куллансак һәм шул ук вакытта төрле һәм баланслы ашасак, сәламәтлек һәм иммунитет белән барысы да кыш көне дә яхшы булачак.
Автор фотосы.