+24 °С
Яңгыр


“Роскачество” уылдык җитештерүче биш сәүдә маркасы продукциясендә: «Московский рыбокомбинат», «Русское море», «Красное золото», «Деликатеска» һәм «Красная икра» эчәк таякчыклары тапкан.
Шул ук вакытта әлеге үрнәкләрдә сальмонелла һәм алтынсу стафилококк кебек куркыныч патогеннар, шулай ук паразитлар һәм аларның личинкалары табылмаган.
Ведомство барлыгы кызыл уылдыкның 62 сәүдә маркасын тикшергән, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.
Автор фотосы.