+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
26 декабрь 2025, 05:10

Озак торган саен тәмләнә, дип ялгышмагыз!

Салатларның саклану вакыты чикләнгән, моны истә тотарга кирәк.

Озак торган саен тәмләнә, дип ялгышмагыз!Озак торган саен тәмләнә, дип ялгышмагыз!
Озак торган саен тәмләнә, дип ялгышмагыз!

Традиция буенча Яңа ел табынында салатлар урын ала. Бу ризыкларның саклану вакыты чикләнгән, моны истә тотарга кирәк.

Бигрәк тә майонез яисә башка соуслар белән әзерләнгән салатлар, дөрес сакланмаган очракта, куркыныч микроблар чыганагы булырга мөмкин. Гадәттә, салатларда төрле яраклылык срогы булган азык-төлек була, шуңа күрә аларны дөрес саклау агулануны булдырмаска ярдәм итәчәк.

Майонез, соус белән болгатылмаган салатлар озаграк саклана. Әйтик, чи яисә пешкән яшелчәләр, җиләк-җимеш, ит һәм какланган ризыклар, винегрет заправка белән буталмаган очракта – 18 сәгать, ә буталганы 12 сәгать саклана. Диңгез продуктлары салатлары иртәрәк бозыла. Ә маринадланган һәм тозланган яшелчәләрдән ясалган салатлар аларны әзерләгәннән соң 36 сәгать эчендә ашарга яраклы була.

Салатларны суыткычта сакларга кирәк. Тиз бозыла торган ризыкларны өстәлдә 3 сәгатьтән артык тотарга киңәш ителми.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас