+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
1 Января , 05:20

16 көн ял итәбез, 15 көн эшлибез!

Елның эш көннәренә иң кыска аена аяк бастык.

16 көн ял итәбез, 15 көн эшлибез!16 көн ял итәбез, 15 көн эшлибез!
16 көн ял итәбез, 15 көн эшлибез!

2026 елның гыйнвары соңгы биш ел эчендә эш көннәре буенча иң кыска ай булачак. Анда нибары 15 эш көне.

Ил халкы 2026 елның беренче аенда 16 көн ял итәчәк, ә 15 көн эшләячәк. Русиялеләр эшкә озакка сузылган Яңа ел бәйрәмнәреннән соң 12 гыйнварда гына чыгачак һәм аларны биш көнлек өч эш атнасы көтә.

Дәүләт думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов ТАСС белән әңгәмәдә билгеләп үткәнчә, “кыска”  гыйнвар ел дәвамында эшли һәм эшләми торган көннәрнең гомум балансында чагылыш тапмаячак. 2026 елда барлыгы, узган елдагы кебек үк, 118 ял һәм бәйрәм көне һәм 247 эш көне булачак. Башкортстанда, милли бәйрәмнәрне күздә тотып, бәйрәм ял көннәре күбрәк –  121 көн булачак.

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас