+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
1 гыйнвар , 11:25

Дүрт – малай һәм биш кыз!

Яңа ел төнендә республикада тугыз сабый дөньяга килгән.

Дүрт – малай һәм биш кыз!Дүрт – малай һәм биш кыз!
Дүрт – малай һәм биш кыз!

Яңа елның беренче минутында Башкортстанда берьюлы өч сабый туган.  Бу хакта социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.

“БДМУ клиникасында 0:01дә дөньяга 3 800 грамм авырлыктагы кыз бала дөньяга килгән. Билгеләп үтәм, уфалы Любовь Гайтанова һәм аның тормыш иптәше Анатолийның бу инде икенче балалары.

Шул ук вакытта Республика клиник перинаталь үзәгендә Уфада яшәүче Ангелина Бобылева икенче тапкыр әни булган – бүген аның улы туган. Ә Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә тагын бер кечкенә уфалы – Айгөл Хәмидуллинаның беренче сабые – улы дөньяга килгән.

Барлыгы 1 гыйнварда төн уртасыннан 8:00 гә кадәр Башкортстанда 9 бала – 4 малай һәм 5 кыз туган. Аларның әти-әниләрен шушы мөһим вакыйга белән котлыйм! Сабыйларга һәм аларның әниләренә – ныклы сәламәтлек. Барысын да Яңа ел белән!" – дип язган Радий Хәбиров.

 

Фото: республика Башлыгының рәсми сәхифәсеннән

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас