+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
1 Января , 12:00

“Кояшлы" витаминны кефирдан алыгыз!

Әче сөт ризыклары вируслар чорында аеруча файдалы.

“Кояшлы" витаминны кефирдан алыгыз!“Кояшлы" витаминны кефирдан алыгыз!
“Кояшлы" витаминны кефирдан алыгыз!

D витамины җитмәү сәламәтлеккә начар йогынты ясый. Галимнәр аның җитмәве организмның йогышлы авыруларга тиз бирешүен, эшкә сәләтлелекне киметүен һәм, гомумән, хәлне начарайтуын исбатлаган. Ныклы иммунитет өчен бик кирәкле “кояшлы" витаминны ризыклардан да алырга була.

Д витаминына бай ризыклар һәр кибеттә бар. Ул аеруча: семга, лосось, сельдь, скумбрия һәм тунца кебек майлы балыкларда күп. Бу ризыкларга альтернатива —капсулаларда сатылган балык майлары, әмма аны даими кабул итәргә кирәк.

Микроэлемент шулай ук йомырка сарысында һәм чикләвекләрдә бар. Аларны аерым кулланырга яки салатларга өстәргә була.

Диетологлар D витамины күп булган төп чыганакларның берсе - сөт һәм әче сөт ризыклары дип билгели. Дефицитны тулыландырырга йогурт һәм кефир ярдәм итәчәк. Елның салкын вакытында алар  көн саен менюда булырга тиеш.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас