+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
2 гыйнвар , 05:25

Быел җәй салкын булмасмы?

Элек-электән халык сынамышлары буенча киләчәкне фаразлаганнар.

Быел җәй салкын булмасмы?Быел җәй салкын булмасмы?
Быел җәй салкын булмасмы?

1 гыйнвар – ел нинди һава торышы нинди булса, ел шундый килә.

2 гыйнвар көнне никадәр суык булса, җәй шулкадәр салкынрак килер.

3 гыйнвар көнне морҗадан чыккан төтен өскә таба күтәрелсә, тиздән чын суыклар килеп җитәр.

4 гыйнвар көнне боз сөңгеләре пәйда булса, җәй уңышлы килер.

5 гыйнварда көн суык булса, икмәк тә, яшелчә дә уңар. Җылы, аяз көн мул уңыш вәгъдә итми.

6 гыйнвар төнендә күктә йолдызлар күп күренә икән, җиләк уңар.

7 гыйнвар – Раштуада көн суык булганны яраталар. Ул – мул уңыш билгесе. Әгәр бу көнне кар эри башласа, мул уңыш көтмәгез.

8 гыйнварда йомшак кар яуса, 19 гыйнварда көн бик суык булыр.

9 гыйнварда чәүкә һәм каргалар тавышланса, тиздән буран чыгар.

10 гыйнварда песи борынын яшереп, бөгәрләнеп ятса, кыш озын һәм суык булыр.

11 гыйнварда көн аяз һәм җылы булса, иртә яз билгесе.

12 гыйнвар көнне җил бер басылып, бер көчәйсә, язын да кар явар.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас