+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
2 гыйнвар , 05:00

Кышын кулларны кесәгә тыгып йөрмәгез!

Ни өчен, дисезме?

Кышын кулларны кесәгә тыгып йөрмәгез!Кышын кулларны кесәгә тыгып йөрмәгез!
Кышын кулларны кесәгә тыгып йөрмәгез!

Бозлавык – кыш айларында куркыныч тудырган төп хәл-шарт. Тайгак юлда егылу бәрелүгә, имгәнүгә, кул-аяк, хәтта умыртка баганасы сынуга китерергә мөмкин. Бозлавыкта егылып имгәнмәс өчен түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз:

–​ кышкылыкка табаны резинадан яисә термопласттан ясалган, үкчәсез аяк киеме сайлагыз;

–​ аяк киеме табанына  берничә кат лейкопластырь яисә эре бөртекле наждак кәгазе ябыштырырга мөмкин;

–​ бозлавык юлда ашыкмыйча, кискен хәрәкәтләр ясамыйча, вак-вак адымнар белән атлагыз;

– аяклар тездә бераз бөгелгән, гәүдә алгарак иелгән булсын;

–​ кулларны кесәгә тыгып бармагыз, егылганда аларны сындыру ихтималы зур;

–​ таеп китеп, аркага егылганда иякне күкрәккә кысу мөһим, бу баш җәрәхәтеннән саклаячак;

әгәр егылган кеше бик авыртынса, кул-аякларын тоймаса, хәрәкәтләнә алмаса, тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк;

– табиблар килгәнче кешене кузгатырга яисә борырга ярамый, чөнки бу хәлне начарайтырга гына мөмкин.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас