+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
3 Января , 05:35

Кулдан көрәк төшмәсме?!

Башкортстан синоптиклары гыйнварның ничек киләчәген фаразлаган.

Кулдан көрәк төшмәсме?!Кулдан көрәк төшмәсме?!
Кулдан көрәк төшмәсме?!

Башкортстанда гыйнвар карлы һәм җылы булачак, дип фаразлый “Башгидрометүзәк” синоптиклары. Явым-төшемнең айлык нормасы нормадан югарырак булачак дип көтелә. Һаваның уртача температурасы нормага якын – минус 12,5 градус булачак.

Кыска вакытлы фаразга килгәндә, бүген, 3 гыйнварда, урыны белән бераз кар явуы көтелә, көньяк-көнчыгышта ныклап кар явуы көтелә. Җил көньяктан талгын, көндез урыны белән кискен. Көндез температура -10, -15 градус булачак.

4 гыйнварда урыны белән бераз кар явачак, аерым районнарда буран булачак. Җил көньяктан талгын, көндез урыны белән көчле. Төнлә -10, -15 градуска кадәр суытачак, аязытканда -18, -23 градуска кадәр, көндез -5, -10 градуска кадәр.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас