+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
4 гыйнвар , 12:00

Тюбингта шуу күңелле!

Ләкин хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәгән очракта гына.

Тюбингта шуу күңелле!Тюбингта шуу күңелле!
Тюбингта шуу күңелле!

Кыш – актив ял яратучылар өчен елның искиткеч вакыты. Тимераяк, чаңгы, тюбинг – кышкы каникул вакытында ял һәм күңел ачу өчен шәп чаралар. Кышкы уеннарны яратучылар үзләре өчен чагыштырмача күптән түгел тагын бер мавыктыргыч уен ачты — таудан тюбингта шуу. Бу популяр "ватрушкалар" олыларга да, балаларга иң элек үзләренең гадилеге һәм уңайлылыгы белән ошый. Шулай да тюбингта шуу бик үк хәвефсез булмаган ял төрләренең берсе. Шуңа күрә хәвефсезлек кагыйдәләрен янә бер искә төшерергә кирәк:

Беренчедән, шуу өчен яраклы, рөхсәт ителгән урын сайларга кирәк:

махсус тюбинг трассалары, текә булмаган кар битләүләре, "маршрут"та агачлар һәм баганалар, ташлар, чокырлар булмасын;

тюбингның төп үзенчәлекләренең берсе – аны тиз генә туктатып булмый, шуңа күрә озак вакытлы тормозлау мөмкинлеге булган трассага өстенлек бирергә кирәк;

түбәнгә төшкәндә чират һәм дистанцияне саклау мотлак.

Тюбингларда шуганда нәрсә эшләргә ярамый:

трамплиннардан, бозлы яки карсыз тау битеннән төшү;

ятып, басып яки тезләнеп шуу, шулай ук хәрәкәт иткәндә сикереп төшәргә тырышу;

тюбингны кар машинасына, автомобильгә һәм башка транспорт чараларына бәйләү;

"ватрушка”ны артык йөкләү: әгәр ул бер кешегә исәпләнгән икән, анда берничә кеше берьюлы утырырга ярамый;

тюбингларны бер-берсенә тоташтыру;

Бу күңел ачу чарасы балалар арасында бик популяр булганга күрә, ата-аналарга аерым игътибар бирергә кирәк:

 аларга тауда үз үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатыгыз;

кечкенә балаларны үзләрен генә таудан төшереп җибәрмәгез.

Онытмагыз, кышкы ялның башка төрләрендә кебек үк, исерек хәлдә тюбингта шуарга ярамый.

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас