

Бишбүләк районыннан “Шаман” позывнойлы яугир “Теләкләр чыршысы” акциясенә кушылган. Бу хакта район хакимияте хәбәр итә.
“Шаман" беренче тапкыр Яңа ел бәйрәмнәрен гаиләсе янында уздыра. Хәрби хезмәткәр бу юлы үзенең буш вакытының бер өлешен хәйриягә багышларга карар кылган. Район хакимиятендә ул “Теләкләр чыршысы” акциясенә кушылып, социаль ярдәмгә мохтаҗ өч яшьлек малай язган хатны сайлаган. Бала конструкторлар җыелмасы турында хыялланган.
“Шаман” шәхсән үзе бу гаиләгә килеп, баланы бәйрәм белән котлаган һәм аңа көткән бүләкне — “Lego” конструкторын, шулай ук тәм-томнар һәм җиләк-җимешләр җыелмаларын тапшырган.
Фото: Бишбүләк районы хакимияте