+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
5 гыйнвар , 20:00

Башкортстанда миллионерны эзлиләр

Ул үзе бу хакта беләме икән соң?!

Башкортстанда миллионерны эзлиләрБашкортстанда миллионерны эзлиләр
Башкортстанда миллионерны эзлиләр

Республикада яшәүче кеше 2026 елның беренче көнендә Яңа ел тиражында 1 миллион сум акча откан. Җиңүче әлегә отышын сорап мөрәҗәгать итмәгән. Бу хакта Русия Финанс министрлыгы оештырган Бөтенрусия дәүләт лотереяләре бренды матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Билгеле  булуынча, Яңа ел тиражы лотерея тарихында иң масштаблыларның берсе булган. Бу көнне катнашучылар арасында бөтен ил буйлап 1,5 млрд сумнан артык акча уйнатылган.

15 мең сумнан отыш алу өчен нәтиҗәләр бастырылганнан соң 7 ай эчендә идентификация узу һәм документлар рәсмиләштерү өчен лотерея клиент офисына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас