+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
7 гыйнвар , 12:00

Баш киемен кияргә иренмәгез...

Табиблар салкында ни өчен башлыксыз йөрергә ярамавы турында аңлата.

Баш киемен кияргә иренмәгез...Баш киемен кияргә иренмәгез...
Баш киемен кияргә иренмәгез...

Кышкы салкыннарда баш киеменнән башка йөрү салкын тию авырулары һәм ЛОР-органнар белән бәйле проблемалар тудыруны арттырырга мөмкин. Бу хакта отоларинголог Дарья Гридина кисәтә.

Табиб аңлатуынча, түбән температураның кыска вакытлы тәэсире дә организмның иммун саклавын какшатырга сәләтле. Аның сүзләренчә, башлык турыдан-туры вируслардан сакламый, әмма еш кына ОРВИ һәм грипп башлануга сәбәпче булган өшүдән саклап кала.

Белгеч билгеләп үткәнчә, салкын тию борын-йоткылыктагы патоген микрофлораны активлаштырырга ярдәм итә. Бу отит, синусит һәм тонзиллит үсеше ихтималын арттыра, алар хроник формага күчәргә мөмкин. Дөрес дәваланмаган очракта вируслы инфекцияләр еш кына бактериаль инфекцияләр белән катлаулана, бу гаймориттан алып пневмониягә һәм менингитка кадәр китерергә мөмкин, дип белдерә ул.

Белгеч май катламы булмаган һәм шуңа күрә салкынга аеруча сизгер булган колак кабырчыкларына аерым игътибар итәргә куша.

Суыкта өшү һәм стресс еш кабатлана торган мигреньгә дә китерергә мөмкин. Салкында өшүдән соң бит нервысының нейропатиясе барлыкка килергә мөмкин, аның симптомнары — баш авырту, йөзнең үзгәрүе.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас