+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
7 гыйнвар , 06:25

Эзләп тә йөрисе юк!

Табиблар сарымсакның тагын бер файдалы ягын ачкан.

Эзләп тә йөрисе юк!Эзләп тә йөрисе юк!
Эзләп тә йөрисе юк!

Бөекбритания табибы Сара Брюэр рационга көн дә сарымсак кертергә тәкъдим итә. Сарымсак кандагы шикәр дәрәҗәсен тиз арада киметергә мөмкинлек бирәчәк, ди белгеч.

Бигрәк тә ул шикәр диабеты белән авыручылар өчен файдалы икән. Белгеч сүзләренә караганда, аның составында аджоен бар. Бу матдә кандагы шикәр дәрәҗәсен 25 процентка киметергә сәләтле. Шулай ук ашларга сарымсак мае да өстәргә була. Ризык глюкозаны үзләштерүне арттырачак.

Моннан тыш, сарымсак “начар” холестерин белән көрәштә дә ярдәм итә. Моның өчен тәүлегенә ике-өч тырнак ашау да җитә.

Начар холестериннан котылу аркасында, инсульт яки йөрәк өянәгенең үсеш куркынычы 25 процентка кими.

Элегрәк хәбәр ителүенчә, сарымсак эчәклектә бифидобактерияләр булдыруга ярдәм итә. Ул шулай ук микрофлораны нормальләштерә.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас