+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
9 гыйнвар , 07:10

Кызыл уылдыкны туңдыргычта саклап буламы?

Калай банкадагысын ничек сакларга?

Кызыл уылдыкны туңдыргычта саклап буламы?Кызыл уылдыкны туңдыргычта саклап буламы?
Кызыл уылдыкны туңдыргычта саклап буламы?

Тозланмаган уылдык сакланмый. Ә менә уылдыкка консервант сыйфатында гади аш тозы кушсаң, аны туңдыргычта шактый озак салырга мөмкин. -18°С температурада ул файдалы сыйфатын ел дәвамында саклаячак, -25°С та тагын да озаграк, 14 айга кадәр.

Туңдыргычка куяр алдыннан капкачы тыгыз булган контейнерга яки туңдыру өчен махсус пакетына салабыз.

Әгәр уылдык күп булса, аны өлешләргә бүлү яхшырак. Ул чагында берничә тапкыр эретергә-туңдырырга туры килмәячәк.

Кета яки форель уылдыгы туңдыру яхшырак, чөнки алар тыгыз һәм эреткәннән соң формаларын шактый яхшы саклыйлар.

Кызыл уылдыкны калай банкада туңдыргычка куярга ярыймы?

Әйе, бу ризыкны консерв банкада да туңдыралар, әлбәттә аны алдан ачмаган булсагыз гына.

Автор фотосы. 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас