+22 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
10 гыйнвар , 05:50

Көненә җиде уч җиләк-җимеш ашагыз!

Балалар һәм өлкәннәрнең организмына көненә 1 грамм кальций таләп ителә.

Көненә җиде уч җиләк-җимеш ашагыз!Көненә җиде уч җиләк-җимеш ашагыз!
Көненә җиде уч җиләк-җимеш ашагыз!

Кальций — барлык тереклек өчен дә бик мөһим булган макроэлемент. Кеше организмында кальций сөяк тукымаларының нигезен тәшкил итә, тукландыру элементларын тигезлектә тота, ферментлар эшчәнлеген арттыра, йөрәк-кан һәм нерв системасындагы процесска тәэсир итә. Балалар һәм өлкәннәрнең организмына көненә 1 грамм кальций таләп ителә. Эштә артык көч төшкәндә, авырлы һәм бала имезүче хатыннарга, шулай ук, өлкән яшьтәгеләргә, сынган урыннар төзәлгәндә кальций күбрәк кирәк. Тик аның артык күп булуы кеше өчен дә зарарлы: бәвел бүлеп чыгару системасына таш утыруга китерүе мөмкин. Организмга кальций кәбестә, салат, сельдерей, пастернак, шалкан, әче торма, кишер, чөгендер, борчак, фасоль, суган, помидор, борыч, баклажан, кыяр кебек бакчада үсә торган күптөрле яшелчәләрдән керә. Ул шулай ук сөт ризыкларында да бар. Сәламәт булу өчен кешегә көненә 7 порция (1 порция — бер учка сыярлык микъдарда) яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга киңәш ителә. 

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас