

Туңдырып куелган ярымфабрикатлар хатын-кыз өчен бик уңайлы, вакытны да аз ала, кунаклар килеп кергән очракта да бик җайлы. Әйтик, өчпочмак, мантый... Шулай да еш кына хуҗабикәләр туңдыргычтан алып пешергәннән соң, мондый ризыкларның бәрәңгесе ямьсез төс алуга зарлана. Түбәндәге берничә киңәшкә колак салсагыз, сез әзерләгән ризыклар һәрвакыт тәмле һәм матур булып пешәр.
1. Туңдыру өчен иң яхшысы – эче сары булган бәрәңге. Әйтик, “Гала”, “Королева Анна”, “Импала”, “Ред Скарлетт” сортлары нәкъ шундыйлардан.
2. Мантыйга дигән бәрәңгене кичтән үк әрчеп, вак итеп турап, крахмалы чыксын өчен салкын суга салып куярга кирәк. Суны берничә тапкыр алыштырсаң, тагын да яхшырак. Крахмалы чыккан бәрәңге, шулай ук, караймый.
3. Кайбер хуҗабикәләр мантыйга әзерләнгән бәрәңгене суга салып, кайнау кергәнче утта тотып ала һәм суын саркыта.
4. Мантый-өчпочмакларны ясау белән туңдырырга куярга кирәк. "Шоковая заморозка" яисә тиз туңдыру турында ишеткәнегез бардыр. Җылыда озак торган саен бәрәңгесе карая.
5. Туңдыргытан алып, ничек пешерүгә дә игътибарлы булыгыз. Ярымфабрикатның эрегәнен көтәргә кирәкми, шунда ук кайнар мичкә яисә парга куеп, пешерү зарур.
Автор фотосы.