

Уфа шәһәре хакимияте үзенең рәсми сайтында бәйрәмнәрдән соң эш режимын тергезү буенча киңәшләр биргән.
Режимны тергезүне алдан ук башлау яхшырак. Эшкә чыгарга бер-ике көн кала, хәтта йокысы килмәсә дә, бер-ике сәгатькә иртәрәк ятарга тырышыгыз. Сез үзегезгә ял көннәрендә рөхсәт иткәнгә караганда бераз иртәрәк уяну да яхшырак. Кич белән гаджетларны читкә куегыз, аларны китап яисә тыныч музыка белән алыштырыгыз. Кичтән йокы бүлмәсен җилләтегез.
Иртәнге ашны калдырмагыз. Ул җиңел, әмма туклыклы булырга тиеш, бу энергия бирәчәк. Катлаулы углеводлар, мәсәлән, ботка һәм аксым бик яхшы туры киләчәк. Тулаем алганда, рационга җиңел үзләштерелә торган ризыкларны кайтарыгыз: күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш, су, ә авыр һәм татлы ризыкларны азрак кулланыгыз.
Күбрәк хәрәкәт итегез. Соңгы ял көннәрендә көндез кыска йөрү, ә эшкә чыккач төшке аш сәгатендә яисә эш көненнән соң йөрү төнге йокы сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәк.
Көнне планлаштырыгыз. Беренче эш көннәренә куелган бурычларның исемлеген төзегез. Һәр 1,5–2 сәгать саен кыска тәнәфесләр ясагыз. Барысын да берьюлы башкарып чыгарга тырышмагыз, үзегезгә җайлашып китәргә вакыт бирегез. Иң мөһиме – үзегезгә карата мәрхәмәтле булыгыз. Сафка керү өчен 3-5 көн кирәк. Акрынлап эш ритмына янә әйләнеп кайтачаксыз.
Автор фотосы.