

Шугалакта алган җәрәхәт өчен 1 миллион сумга кадәр компенсация түләтергә мөмкин. Төп шарт — егылу боз өстендәге дефектлар яисә куркыныч конструкцияләр, очлы бортлар аркасында килеп чыккан булса. Бу очракта зыян күрүче мораль зыянны һәм дәвалануга акчаларны компенсацияләүне таләп итәргә хокуклы. Шул ук вакытта юристлар җәрәхәтләрне урында теркәргә һәм ашыгыч ярдәмне туп-туры шугалакка чакырырга киңәш итә.
Аннары бәйсез экспертка мөрәҗәгать итәргә кирәк, ул имгәнүнең шугалакның начар торышы нәтиҗәсе булуын ачыкларга тиеш. Бу нәтиҗә белән инде мәйданчык хуҗаларына барырга мөмкин. Әгәр алар үз ирекләре белән түләүдән баш тартсалар, судка мөрәҗәгать итәргә кала.
Шуа белмәгәнлектән яисә хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәгәнлектән егылсагыз, монда инде үзегез гаепле.
Автор фотосы.