

Организмда гемоглобин төшүен кайбер билгеләр аша да белеп була. Мәсәлән, тире коруы, чәч һәм тырнакларның сынучанлыгы , хәлсезлек, аңны югалту һәм һава җитмәү гемоглобин түбән булуын күрсәтә. Канда гемоглобинны күтәрү өчен нинди ризыклар ярдәмгә килә соң?
Гранат кальций, тимер, аксым һәм магний чыганагы булып тора. Бу җимеш анемия вакытында файдалы. Аның сутын көнгә өч тапкыр ашарга 20-30 минут кала ярты стакан эчәләр. Гранат суты ашказаны җәрәхәте, гастрит, панкреатит, эч кибү авыруы булган кешеләр өчен зарарлы. Цитруслы җимешләрне С витамины чыганагы дип кенә беләбез, ә аның гомоглобинны күтәрү өчен файдасы аеруча зур. Цитруслы җимешләрнең кабыгында минераллар һәм витаминнар ике тапкырга күбрәк. Тимергә бай ризыклар арасына хәлвә дә керә. Бу витаминнарга бай татлы ризык аеруча Иранда бик популяр. Хәлвәне авырлы хатыннарга да ашарга киңәш ителә.
Диңгез кәбестәсе составында да тимер бар, ул организм тарафыннан җиңел үзләштерелә. Кандагы гемоглобин дәрәҗәсен күтәрү өчен аны көнгә берничә кашык ашау да җитә. Финик җимешендә дә тимер җитәрлек, аны ашау да гомерне озайта. Аны сайлаганда ялтырап торганына кызыкмагыз, андыйлары киптерер алдыннан шикәрле сиропта тоткан була.