

Күпләр әлегә кадәр бүләк ителгән сертификатларны акчага алмаштырырга ярамый дип уйлый. Ләкин бу ялгышу. Сертификат хуҗалары закон буенча акчаларны кире кайтару хокукына ия, хәтта картаның гамәлдә булу вакыты чыккан булса да, дип аңлаттылар Башкортстанның “Роспотребнадзор” идарәсендә.
"Бүләк сертификаты товар яисә хезмәт өчен алдан түләү турындагы документ булып тора. Димәк, сертификат тотучы аванс керткән һәм кире уйлаган яисә алардан файдалана алмаган очракта бу акчаларны кире кайтарырга хокуклы", - дип аңлаттылар ведомствода.
Бүләк картасында “алмаштырылырга һәм кире кайтарылырга тиеш түгел” дигән язуның көче юк. Ул “кулланучылар хокукларын яклау турында” гы законга каршы килә һәм гражданның авансны кире кайтару хокукын гамәлдән чыгармый. Моннан тыш, кибет “сдача”ны да кайтарырга тиеш, әгәр карта номиналы, мәсәлән, 5000 сум булса, ә сатып алу 4500 сум тәшкил итсә, сатучы я калган акчаны кайтарырга, я аны икенче тапкырга күчерергә тиеш. Кибеттә барлык сумманы шунда ук тотынуны таләп итүләре законсыз. Акчаны хәтта вакыты чыккан картадан да кайтарырга мөмкин. Мондый таләпләр буенча дәгъва вакыты сертификат сатып алынганнан соң өч ел тәшкил итә.
Файдаланылмаган сертификат өчен акчаны кире кайтару өчен директор исеменә язма гариза (ике нөсхәдә) бирергә кирәк. Кабул итү билгесе белән бер нөсхәне үзеңдә калдырырга кирәк. Онлайн-сервислар өчен гариза заказлы хат белән җибәрелә.
Судка кадәрге дәгъваны җибәрергә. Әгәр 10 көн эчендә җавап булмаса яисә кире кагылса, сатучы адресына рәсми дәгъва юллагыз. Бу этапта “Роспотребнадзор” белгечләрен җәлеп итәргә мөмкин. Әгәр дәгъва да ярдәм итмәсә, кулланучының дәгъва бирү өчен 10 көне бар. Бу категория буенча дәүләт пошлинасы алынмый. Откан очракта сертификат бәясен генә түгел, ә “неустойка”, штраф, шулай ук мораль зыянны компенсацияләүне дә түләтергә мөмкин.
Автор фотосы.