+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
14 Января , 10:55

Машина йөртү таныклыгы алу кыенлаша

Имтихан тапшыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертергә җыеналар.

Машина йөртү таныклыгы алу кыенлашаМашина йөртү таныклыгы алу кыенлаша
Машина йөртү таныклыгы алу кыенлаша

Русиялеләргә машина йөртү таныклыгы алу кыенлашачак.  Эчке Эшләр министрлыгында таныклык алу өчен имтихан тапшыру кагыйдәләрен үзгәртү турында фикер алышалар. Бу хакта "РИА Новости" хәбәр итә.

Имтихан тапшырганда элемтә чаралары тыелачак: смартфоннар, наушниклар, камералар. Әгәр тотсалар, нәтиҗәне гамәлдән чыгарачаклар, кабат тапшыру бер елдан соң гына мөмкин.

Практик өлешне тизрәк тапшырырга кирәк булачак: практиканы тапшыру омтылышлары арасындагы вакытны 6 айдан 60 көнгә кадәр кыскартачаклар.

Кәгазь медицина белешмәләре тарихка кереп калачак: сәламәтлек турындагы мәгълүматлар Сәламәтлек саклау министрлыгының электрон реестрыннан турыдан-туры алыначак.

Әлеге яңалыклар иҗтимагый фикер алышу стадиясендә.

Фото: ТАСС/Евгений Епанчинцев

 
 
Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас