+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
16 гыйнвар , 06:05

Юл хакы арта

Башкортстанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе соңгы ике ел эчендә беренче тапкыр индексацияләнәчәк.

Юл хакы артаЮл хакы арта
Юл хакы арта

 1 февральдән маршрутлар буенча гомум файдаланудагы автобусларда йөрү бәясенең артуы көтелә.

Шәһәр маршрутлары буенча йөрүче “Башавтотранс” җәмгыяте автобусларында йөрү бәясе – 46 сум, “Алга” картасы белән юл йөрү 42 сумга төшәчәк.

Ә муниципальара маршрутларда билет бәясе иң чик максималь тарифтан чыгып бер километр юл өчен 4,6 сумнан чыгып исәпләнәчәк.

Льготалыларга индексация гомумән кагылмаячак: бердәм социаль юл йөрү билетының бәясе 600 сум дәрәҗәсендә калачак.

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас