+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
18 Января , 08:10

Инфаркт якынлашуын хәбәр итә

Русия инженерлары йөрәк авырулары булган кешеләр өчен акыллы аппарат уйлап тапкан.

Инфаркт якынлашуын хәбәр итәИнфаркт якынлашуын хәбәр итә
Инфаркт якынлашуын хәбәр итә

Ростовның Көньяк федераль университетының алдынгы Инженерлык мәктәбе хезмәткәрләре, студентлар белән берлектә, инфаркт якынлашуы һәм йөрәк авырулары булган кешеләрдә башка проблемалар турында хәбәр итә торган аппарат - кардиорегистратор булдырганнар.

Йөрәк авырулары булган кешеләрнең халәтен анализларга сәләтле портатив аппарат фитнес-трекерны хәтерләтә. Җайланма өзлексез  рәвештә кешенең физиологик күрсәткечләрен яздырып бара.

Кискен хәл килеп туган очракта кардиорегистратор автомат рәвештә туганнарының смартфоннарына геолокацияле SOS сигналын җибәрә.

Фото: ЮФУ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас