+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
18 гыйнвар , 05:15

Магнит давылына әзер булыгыз!

Гыйнварда алар берничә көн дәвам итәчәк.

Магнит давылына әзер булыгыз!Магнит давылына әзер булыгыз!
Магнит давылына әзер булыгыз!

Кояштагы үзгәрешләр магнит давылларын китереп чыгара, бу кешеләрнең хәленә тәэсир итә. Магнит давылы элемтә системасын һәм навигация җиһазларын сафтан чыгарып кына калмыйча, кешенең кәефендә, сәламәтлегендә дә чагылыш табарга сәләтле. Кайбер тикшеренүчеләр фикеренчә, магнит давылы алдыннан организм стресс кичерә, шуңа күрә ул бөтен көчен аның белән көрәшкә юнәлдерергә мәҗбүр.

Бу чорны йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче, артык гәүдә авырлыгы булган кешеләр аеруча авыр кичерә. Давылның организмга тискәре йогынтысын киметү өчен, гыйнварда магнит давылы фаразларын карагыз һәм аларга әзер булыгыз.

Астрономнар мәгълүматларына караганда, гыйнварда безне берничә көчле магнит давылы көтә. Аның беренчесе бүген, 18 гыйнварда, башланды.  Көндез магнит давылының көче 5 баллга җитәчәк. Аның йогынтысын һава торышына бәйле кешеләр ныграк тоячак, көчле баш авыртуы булырга, кәеф үзгәрергә мөмкин. Белгечләр фаразлавынча, магнит дулкыннары алдагы атна уртасына кадәр булачак әле.

Көчле магнит давылы янә 26-27 гыйнварда көтелә, аның  интенсивлыгы 5 баллга кадәр җитәчәк. Аның йогынтысын хәтта сәламәт кешеләр дә сизәчәк.

Мондый көннәрдә җиңел ашларга: яшелчә, җиләк -җимеш, ярмалар, диңгез продуктлары, күркә итенә өстенлек бирегез.

Күбрәк саф һавада йөрегез, бүлмәне яхшылап җилләтегез.

Авыр хезмәтне, шулай ук спорт белән җитди шөгыльләнүне чикләргә кирәк. Ә менә җиңел генә зарядка ясауның ярдәме тиячәк.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас