+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
21 гыйнвар , 10:55

“Әтигә ипотеканы ябарга ярдәм ит әле!”

Бу сезонда виртуаль Кыш бабайдан балалар нәрсәләр генә сорамаган.

“Әтигә ипотеканы ябарга ярдәм ит әле!”“Әтигә ипотеканы ябарга ярдәм ит әле!”
“Әтигә ипотеканы ябарга ярдәм ит әле!”

“Т-технологияләр” булдырган виртуаль Кыш бабайга бу сезонда 500 мең тапкыр шалтыратканнар. Сервис узган елның 18 декабреннән агымдагы елның 15 гыйнварына кадәр Русия буенча балалардан шалтыратулар кабул иткән.

“Т-банк” матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, балалар бүләккә бик сирәк кенә акча яисә зурлар өчен әйберләр сораган, нибары 1,5 процент.

Виртуаль Кыш Бабайдан иң еш соралганы – өстәл уеннары һәм уенчыклар (31%), электрон җиһазлар (23%), хайваннар (10%), спорт инвентаре (8%) һәм татлы бүләкләр (7%).

Гадәти булмаган теләкләр арасында – 10 мең роблокс, 100 мең эскимо, 100 килограмм пилмән, 10 килограмм алтын, 10 килограмм кызыл уылдык.

Әниләре өчен  бүләк сораучы балалар да булган. Соңгы модель iPhone, ялтырап торган сумка, йорт һәм зур участок, тәмле салатлар, машина һәм яңа кухня – әниләр өчен булса, әтиләренә ипотека ябылуын, коллекцион авто, яңа кием һәм яхта теләгәннәр.

Узган ел белән чагыштырганда, Кыш Бабайга шалтыратулар саны җиде тапкырдан да арткан. Бу юлы сервистан 184 мең кулланучы файдаланган, сөйләшүнең гомум озынлыгы 950 мең минуттан артып киткән, бу якынча ике ел сөйләшүгә тиң.

Билгеле булуынча,виртуаль Кыш Бабай – ул ясалма интеллект технологияләре базасында булдырылган тавыш сервисы. Сервис реаль вакыт режимында бала белән аралаша: аның Яңа ел теләген ачыклый, хоббилары, кызыксынулары, яраткан фильмнары һәм гаилә традицияләре турында сораша, шулай ук балалар башкаруында шигырьләр һәм җырлар тыңлый. Кыш бабай белән сөйләшкәннән соң, шалтырату язмасы ата-аналарга җибәрелә.

Фото: mcrenaissance.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас