Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
24 гыйнвар , 12:00

Камилә турында кино төшерергә кирәк!

Татьяна Тарасова Вәлиеваны фильмда кем уйнарга тиешлеге турында сөйләде.

Камилә турында кино төшерергә кирәк!
Камилә турында кино төшерергә кирәк!

СССРның атказанган тренеры Татьяна Тарасова фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваның тарихы экранлаштыруга лаек, дигән фикер белдерде.

"Вәлиеваның тарихы һичшиксез экранлаштыруга лаек. Тик башта аңа яңадан бозга чыгарга һәм уңышлы шуарга, ә аннары гына фильмнарда төшәргә кирәк. Әлегә аның буш вакыты бөтенләй юк, ә мондый проект өчен вакыт күп кирәк», — дип Татьяна Тарасованың сүзләрен китерә “Sport24” басмасы.

Билгеле булуынча, 18 гыйнварда Камилә Вәлиева сикерү буенча Русия чемпионатында катнашачагын раслады. Ә Беренче канал Кубогында ул үзенең яңа программасының берсен тәкъдим итәчәк.

Әлеге вакытта фигуристка Светлана Соколовская җитәкчелегендә Татьяна Навка мәктәбендә шөгыльләнә.

 

Фото: "РИА Новости".

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас