Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
26 гыйнвар , 14:35

Күзләр өчен дә файдалы

Бу җимешнең сәламәтлек өчен файдасы күп.

Күзләр өчен дә файдалы
Күзләр өчен дә файдалы

Авокадо - бик файдалы җимеш. Анда K, E һәм B9 витаминнары, шулай ук калий, фолий һәм аскорбин кислотасы күп. Табиблар әйтүенчә, бу җимеш йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын киметәчәк, ашказаны эшчәнлеген яхшыртачак, күзләр өчен файдалы, остеопорозны кисәтергә ярдәм итәчәк, шулай ук сөякләрне һәм буыннарны ныгытачак.

Кышын организмда кайбер витаминнар, микроэлементлар һәм биологик актив матдәләр җитми башлый. Аларның җитмәве кешенең сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый, шуңа күрә ул үзен начар хис итә, хәлсезләнә.

Е витамины җитмәгәндә анемия, капиллярларның сынучанлыгы күзәтелә, мускулларның көчсезлеге сизелә. Витаминны тулыландырырга авокадо, брокколи, төрле чикләвекләр ярдәм итәчәк.

Шулай ук ноябрьдән март аена кадәр еш кына В төркеме витаминнары дефициты күзәтелә. Алар стресслы хәлләрне һәм депрессияне җиңәргә булышыр. Бу витамин, шулай ук, авокадода, бөртеклеләрдә, яшел аштәмләткечләрдә, чүпрәдә һәм шпинатта аеруча күп.

Туклану холестеринның нормаль дәрәҗәсен саклауда төп роль уйный.

Шуңа да, табиблар рационга авокадо, зәйтүн мае һәм чикләвек кебек файдалы майлары булган ризыкларны кертергә киңәш итә. Алар йөрәк-кан тамырлары системасын саклаучы ЛПВП дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итәчәк.

 

Автор фотосы.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас