Кыш көннәрендә туңу, өшү сәламәтлек өчен җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Салкында кысан һәм дымлы кием һәм аяк киеме, физик ару-талу, ач булу, озак вакыт хәрәкәтсез тору, организмның хәлсезләнүе һ.б. нәтиҗәсендә кеше өшергә мөмкин. Шуңа күрә түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк.
- Һава торышына карап киенегез. Салкын көннәрдә юка табанлы итекләр, кыска курткалар һәм җиңел кофта-чалбарлар турында онытыгыз. Җылы, иркен, күпкатлы киемгә өстенлек бирегез. Йон оекбашлар аякларыгызны корыда һәм җылыда саклар.
- Алкогольдән баш тартыгыз. Алар җылылык иллюзиясен тудыра һәм өшүгә китерә. Аяк-кулларны ампутацияләүгә китергән туңуларның күбесе исерек хәлдә була.
- Салкын көнне урамга яхшы итеп ашап, тамагыгызны туйдырып чыгыгыз. Ризык – ашкайнату процессы барышында эчәклек системасында җитештерелә торган җылылык, энергия чыганагы. Әгәр дә өшедегез икән, кайнар эчемлек яисә ризык капкалап алыгыз.
- Тартмагыз, бигрәк тә салкында. Тәмәке тарту канның периферия циркуляциясен йомшарта һәм кул-аякларның салкында өшүенә китерә.
- Салкында металл бизәнү әйберләре, шул исәптән алтын һәм көмеш бизәнү әйберләре киеп йөрмәгез.
- Урамда иреннәрегезне яламагыз, киемнең дымлануына юл куймагыз.
Беренче ярдәм туңуның дәрәҗәсенә, организмның суынуы, яшькә бәйле рәвештә күрсәтелә. Беренче чиратта зыян күрүчене җылыга кертергә, кием-салым, аяк киемнәрен салдырырга кирәк. Өшегән аяк-кулларны кайнар суда, ачык ут янында, батареяда тотарга киңәш ителми, чөнки тән тиресенә өстәмә зарар килергә мөмкин. Зыян күрүчене юрган белән төреп җылытырга кирәк. Кайнар чәйләр, җылы ризык бирергә киңәш ителә. Өшегән урыннарны кар белән ышкырга, спирт эремәләре, майлар белән сөртергә ярамый.
Каты туңган, өшегән очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Автор фотосы.