Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
27 гыйнвар , 11:25

Балалар көненә күпме акмай ашарга тиеш?

Табиб бу ризыкның файдалы үзенчәлекләре  турында аңлатты.

Балалар көненә күпме акмай ашарга тиеш?
Балалар көненә күпме акмай ашарга тиеш?

Акмайда А, D, E, K, шулай ук В төркемнәренең кеше өчен бик мөһим витаминнары бар. Бу тире, чәч сәламәтлеге һәм күз белән  проблемаларны профилактикалау өчен бик файдалы. Бу ризыкның файдалы үзенчәлекләре турында гастроэнтеролог Анастасия Тимощенко аңлата.

"А витаминыннан тыш, акмай составында К витамины, шулай ук Е витамины бар. Е витамины көчле антиоксидант булып тора һәм иммун системасы эшчәнлеге, шулай ук тире һәм чәч өчен мөһим. Акмай составында шулай ук В төркеме витаминнары да бар, әмма аларның күләме күпкә азрак. Май башка сөт ризыклары кебек үк кальцийның югары булуы белән аерылып тора", — ди белгеч.

Ул билгеләп үткәнчә, акмайда фосфолипидлар бар, алар нерв системасы һәм күзәнәк мембраналары төзү өчен мөһим матдәләр. Белгеч бу ризыкның хатын-кызлар сәламәтлеге һәм матурлыгы өчен файдалы булуын да өстәде.

Акмай — дөрес туклануда иң мөһим ризыкларының берсе, ләкин аны куллану өлкәннәр өчен көнгә 20 граммга, балалар өчен көнгә 10 граммга кадәр чикләнергә тиеш. Гастроэнтеролог белдерүенчә, рационга акмайдан тыш, үсемлек маен да өстәргә кирәк.

 

Автор фотосы.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас