Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
27 гыйнвар , 10:45

Кычкырмагыз, түбәнсетмәгез!

Дөнья мәшәкатьләре узган, тик балалар инде үскән булыр...

Кычкырмагыз, түбәнсетмәгез!
Кычкырмагыз, түбәнсетмәгез!

Мәшәкатьләр белән башы тулган, стресс кичерүче ата-аналар еш кына балаларына ачулана – кычкыра, ямьсез сүзләр әйтеп, түбәнсетә, хәтта кул күтәрә.

Белгечләр билгеләвенчә, мондый мөнәсәбәтләр һәрвакыт бала психикасы өчен җимергеч, бик начар йогынты ясый.

Кычкыру, агрессия – көчсезлек билгесе, чөнки баланы үз хаклыгына тыныч кына ышандырырга сәләтле ата-ана үз-үзен тотышына шулкадәр эмоциональ энергия сарыф итмәячәк.

Баланың абруен кимсетә, түбәнсетә торган сүзләр аңа җитди психологик җәрәхәт ясарга, үз-үзен тотышы бозылуга, хәтта депрессиягә китерергә мөмкин.

Тормыш мәшәкатьләре бер уза ул. Тик ул чакта балалар инде үскән булыр. Аларның йөрәгендә авыр истәлекләр калдырмас, нерв системалары тотрыксыз булмасын, дисәгез, үзегезне бүген, хәзер кулга алыгыз.

Автор фотосы. 

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас