Бу хакта “Газета.Ru " басмасына профессор, Пирогов университетының Русия геронтология фәнни-клиник үзәге директоры Ольга Ткачева сөйләгән.
Беренче фактор – даими физик активлык. Галим белдерүенчә, хәрәкәт бурыч түгел, ә ләззәт чыганагы булырга тиеш.
"Физик активлыкны яратырга кирәк. Тәнне һәм рухны ныгыта торган сәламәт яшәү рәвеше канәгатьлек һәм шатлык китергән очракта гына мөмкин", - дип аңлата эксперт.
Икенче фактор – профилактик медицина тикшеренүләре һәм күрсәткечләрне контрольдә тоту. Даими рәвештә үткәрелгән тикшеренүләр,анализлар проблемаларны иртә стадияләрдә ачыкларга һәм организмның тиз “тузуын” булдырмаска ярдәм итә. Үз сәламәтлегеңә аңлы һәм сакчыл караш яшь белән бәйле авырулар куркынычын киметә. Актив озак яшәү өчен төп физиологик күрсәткечләрне – кан басымын, глюкоза һәм холестерин дәрәҗәсен тикшереп тору кирәк. Нәкъ менә аларның тотрыклылыгы өлкән яшьтәге тормыш сыйфаты белән тыгыз бәйләнгән.
Өченче фактор – гаилә, андагы мөнәсәбәтләр. Социаль ярдәм һәм тотрыклы шәхси элемтәләр сәламәтлеккә һәм картаю процессына сизелерлек йогынты ясый.
"Күзәтүләр күрсәткәнчә, гаиләсе булган кешеләр үзләрен яхшырак хис итә һәм озаграк яши”, — дип йомгаклаган фикерен геронтолог.
Автор фотосы.