+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
27 гыйнвар , 11:40

Салкын көннәрдә ешрак кулланыгыз!

Бакчада үскән җиләк-җимештән дә шифалысы булмас.

Салкын көннәрдә ешрак кулланыгыз!Салкын көннәрдә ешрак кулланыгыз!
Салкын көннәрдә ешрак кулланыгыз!

Йогышлы авырулар таралганда, салкын тигәндә киптерелгән кура җиләгеннән дә шифалырак җимеш юктыр, мөгаен. Аның составында глюкоза, фруктоза, органик кислоталар, пектин, С, D витаминнары бар.

Киптерелгән җимешне, чәй пешергән кебек үк, өстенә кайнар су коеп каплап тоталар. Аны эчкәннән соң, шунда ук җылы итеп бөркәнеп ятарга кирәк. Тир белән бергә организмнан шлаклар да чыга.

Туңдырыгчтагы кура җиләгенең витаминнары да шул килеш саклана.

Кышкы салкын көннәрдә кура җиләге яфрагы яки сабагы салынган хуш исле чәй эчү ямьле җәйләрне генә искә төшереп калмый, организмны ныгыта, тәннәрне тазартып җибәрә.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас