+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
28 гыйнвар , 07:15

Кан басымы нигә күтәрелә?

Табиб билгеләвенчә, гипертония өч органның начар эшләвеннән килә.

Кан басымы нигә күтәрелә?Кан басымы нигә күтәрелә?
Кан басымы нигә күтәрелә?

Югары кан басымы үзаллы авыру түгел, ә калкансыман бизнең, бөер өстендәге бизләрнең һәм гипофизның яшерен эшчәнлеге бозылу чагылышы булырга мөмкин. “Газета.Ru" басмасына бу хакта Пирогов университетының академик П.Е. Лукомский исемендәге госпиталь терапиясе кафедрасы ассистенты Севинч Мамедгусейинова сөйләгән.

Белгеч сүзләренчә, артериаль гипертензия еш кына эндокрин система авыруларының тәүге симптомнарының берсе була. Аерым алганда, кан басымының күтәрелүе калкансыман биз белән бәйле булырга мөмкин. Шулай ук, гипертониянең еш күзәтелгән сәбәбе – бөер һәм бөер өсте бизләрендәге авырулар. Әйтик, феохромоцитома, беренчел гиперальдостеронизм (Конн синдромы), Кушинг синдромы һәм бөер өстендәге бизләрнең гиперактивациянең кайбер генетик формалары керә, кисәтә табиб.

Моннан тыш, югары кан басымы эндокрин системаның үзәк органы — гипофиз патологияләре вакытында да еш күзәтелә.

Гипертония шикәр диабеты һәм метаболик синдром — симерү, май һәм углевод алмашынуы бозылу вакытында да барлыкка килә. Эксперт ассызыклавынча, артериаль гипертензия озак вакыт симптомсыз уза һәм кан басымын үлчәгәндә генә ачыклана ала. Нәкъ менә шуңа күрә артериаль басымны контрольдә тоту әһәмияткә ия.

Авыру көчәя барган саен баш авырту, баш әйләнү, күз алды караңгылану, колаклар шаулау, йөргәндә координация бозылу, күңел болгану һәм косу, йөрәк тибеше ешаюы барлыкка килергә мөмкин. Шулай ук специфик булмаган күренешләр дә булырга мөмкин — хәлсезлек, тирләү, һәрвакыт йокымсырау.

" Күкрәктә авырту тою, бит, кул-аякларның оюы, кискен хәлсезлек, борыннан кан китү – хәвефле сигналлар. Мондый симптомнар барлыкка килсә, кичекмәстән кан басымын үлчәргә һәм табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк", - ди табиб.

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас