+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
29 Января , 05:30

Кибетнекен булса да ашыгыз!

Онкологик авырулар үсеше куркынычын киметүче бу яшелчә өстәлегездән өзелмәсен.  

Кибетнекен булса да ашыгыз!Кибетнекен булса да ашыгыз!
Кибетнекен булса да ашыгыз!

Помидор – иң файдалы яшелчәләрнең берсе, анда мөһим микроэлементлар, шул исәптән фосфор һәм кальций бар. Ликопинның күп булуы исәбенә ул атеросклерозны акрынайта һәм, онкологик авырулар үсеше куркынычын киметеп, күзәнәкләрне зарарландан саклый. Бу хакта медицина фәннәре докторы, табиб-диетолог Маргарита Королева Иҗтимагый яңалыклар хезмәтенә сөйләгән.

Кышкы яшелчәләр ясалма теплица шартларында үссә дә, алардан тулысынча баш тартырга ярамый, чөнки бу организмга тискәре нәтиҗәләр белән яный, дип саный табиб. Иң төп югалту – ликопин җитмәү булачак, бу каротиноид пигменты, аның хисабына помидорлар кызыл төскә ия.

Атеросклерозны акрынайтудан һәм күзәнәкләрне саклаудан тыш, ул организмда оксидлашу стрессын киметә, инфекциядән саклый, иммунитетны саклый һәм ир-ат сәламәтлеген ныгыта, ди табиб.

“Моңа өстәп помидорда, шулай ук, фосфор, натрий, кальций һәм калий микроэлементлары бар, алар организмдагы күпчелек процессларга уңай йогынты ясый”, — дип билгели Королева.

Кыш көне бик нык кыйммәтләнә торган помидорларны ликопин күп булган кызыл кәбестәдә һәм болгар борычлары белән алыштырырга мөмкин. Шулай ук табиб шулай ук иактив яшәү рәвешенең мөһимлеген онытмаска, саф һавада йөрергә, шулай ук стресс дәрәҗәсен киметергә тырышырга чакыра.

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас