+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
29 Января , 04:30

Йомырка ашап чирли күрмәгез!

Табиб-диетолог бу ризыкны әзерләүнең иң зарарлы ысулы турында сөйләде.

Йомырка ашап чирли күрмәгез!Йомырка ашап чирли күрмәгез!
Йомырка ашап чирли күрмәгез!

Билгеле инде, балалар да, өлкәннәр дә колбаса белән бергә кыздырылган йомырка ярата. Тик белгеч сүзләренә караганда, бу бик зыянлы булырга мөмкин. Кайбер кешеләргә бөтенләй йомырканы алай әзерләп ашарга ярамый. Табиб билгеләвенчә, тикшеренүләр буенча, тәүлегенә 50 грамм кыздырылган колбаса белән йомырка куллану ашказаны асты бизе һәм юан эчәкнең яман шеше кебек төрле авыруларның килеп чыгу куркынычын арттыра. Табиб-диетолог Михаил Гинзбург мондый ризык атеросклерозны көчәйтергә мөмкин, дип тә белдерә.

Диетолог ит белән кыздырылган йомыркаларны артык күп кулланмаска киңәш итә. Бу ризыкны “пашот” йомыркасы ысулы белән әзерләү яхшырак, дип ассызыклый табиб.

“Пашот” йомыркасы  — бу кабыксыз гына кайнар суда пешерелгән йомырка. Аның агы шактый каты булып пешә, ә менә сарысы — йомшак һәм куе крем сыман килеп чыга.

 

Фото: zen-mn.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас