

Күпләрнең яраткан ризыгы – пилмән. Ә аның файдасы турында беләсезме, дуслар? Табиблар билгеләвенчә, бу ризык вакытыннан алда картаю белән көрәштә бик яхшы ысул булырга мөмкин. Эш шунда ки, аның төп ингредиенты — өй фаршында карнозин дигән бик мөһим антиоксидант бар. Ул күзәнәкләрнең картаюына йогынты ясый торган аксымнарның "шикәрләнү" процессын тоткарлый, дип аңлата табиб, эндокринолог, диетолог һәм нутрициолог Анастасия Самойлова.
"Сыер, дуңгыз һәм сарык ите барыннан да бигрәк антиоксидантка бай. Пилмәннәр файда китерсен өчен тоз, тәмләткечләр һәм стабилизаторлар тутырылган кибет ярымфабрикатларына түгел, ә өйдә әзерләнгәненә өстенлек бирергә кирәк”, — дип аңлата ул.
Табиб, шулай ук, пилмәнне кыздырырга түгел, ә пешерү күпкә яхшырак булуын билгели.
Автор фотосы.