Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
2 февраль , 15:40

Кояшта бик көчле ялкынлану булды

Мондый күренеш ике елга бер генә кабатлана.

Кояшта бик көчле ялкынлану булды
Кояшта бик көчле ялкынлану булды

2 февраль төнендә космик аппаратлар кояшта Х8.1 дәрәҗәсендәге көчле ялкынлану теркәгән. 21 гасырның беренче чирегендә Кояшта мондый һәм аннан да көчлерәк нибары 13 ялкынлану булган, ягъни уртача ике елга бер, дип белдерәләр Кояш астрономиясе лабораториясендә.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, мондый масштабтагы һәр ялкынлану Җирнең магнит кырына йогынты ясамый. Мәсәлән, 2024 елда X8.7 һәм X9.0 дәрәҗәсендәге ялкынлану нәкъ шулай булды — алар безнең яннан узып кына китте.

«Ялкынлану диск кырыенда булырга мөмкин, ул плазма таратмыйча гына узарга мөмкин, моның сәбәпләре күп», — дип аңлаталар белгечләр. Хәзер дә шулай — әлегә Җиргә бәрелү расланмаган һәм 90 процент ихтималлык белән ул булмаячак. Булган мәгълүматлар төп удар көчен тәшкил иткән көчле плазма болытларының формалашмавын, ә булганнары читкә киткәнен күрсәтә.

Җирдә магнит давыллары булырмы-юкмы, белгечләр әйтүенчә, бүген билгеле булачак.

Автор фотосы.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас