Күп кенә белгечләр әйтүенчә, кайнаган суны кабат кайнатканнан соң эчәргә ярамый. Табиблар фикеренчә, беренче кайнатканда судагы матдәләр үзара реакциягә керә һәм зыянлы кушылмалар барлыкка китерә. Беренче кайнатканда, алар аз күләмдә була. Кабаттан кайнаткач, андый кушылмалар тагын да арта. Моннан тыш, белгечләр әйтүенчә, кабат кайнатылган су "авырая". Күптапкыр кайнатылган суда дейтерий водороды изотобы була. Аның концентрациясе суны кайнатканда тагын да арта.
Кытай галимнәре тәҗрибә үткәргән һәм кайнаган суның организмга зыянлы түгеллеген исбат иткән. Алар моны тикшерү өчен 15 литр су алган һәм пар генераторында су парга әйләнеп беткәнче 18 тапкыр кайнатып караганнар. Савытның капкачын япмаганнар. Аннары суны 25 градуска кадәр суытканнар. Һәр очракта да суны 3әр минут кайнатканнар. Шул вакыт эчендә суның бер өлешен алып, тикшергәннәр. Тәҗрибә вакытында су 19 тапкыр алынып, тикшерелгән. Тәҗрибә 15 сәгать дәвам иткән.
Икенче тәҗрибә вакытында 15 литр суны бертуктаусыз 6 сәгать дәвамында кайнатканнар. Савытның капкачы ябылмаган. Суны тикшерү өчен аңа кайнау керүгә бер өлешен алганнар. Тәҗрибә барышында һәр 20-25 минут саен 17 пробирка су алынган.
Тикшеренүләр барышында суның составы, күрсәткечләре үзгәрмәве ачыкланган. Шулай ук төсен, исен, үтәкүренмәлелеген дә тикшергәннәр. Галимнәр ассызыклавынча, барлык күрсәткечләр нормада булган.
Кыскасы, галимнәр суны кайнатуның төрле этапларында ул эчәргә яраклы, дигән нәтиҗәгә килгән.
Автор фотосы.