-6 °С
Кар
ЗАГС реестры агымдагы ел башыннан яңа туган балаларга кушкан иң гадәти булмаган исемнәрне атады. Иң сирәк очрый торган кызлар исемнәре арасында Земфира, Чулпан, Хрусталина, Лаилә һәм Элика исемнәре аерып әйтелгән. Иң сирәк малайлар исемнәре арасында Эрдал, Ахлидин, Рудель, Абү Бәкер һәм Мөхәммәдшох бар.
Малайлар арасында иң популяр исем Әмир булып кала. Аннан соң Тимур, Мирон, Эмир һәм Михаил исемнәре килә. Кызларны еш кына Ева, Амелия, Әминә, Эмилия һәм София дип атыйлар.
Ә сезгә нинди исемнәр ошый, дуслар?
Автор фотосы.