Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
8 февраль , 08:15

Сезнең балалар кесәл яратамы?

Аны үзегез дә ешрак эчегез.

Сезнең балалар кесәл яратамы?
Сезнең балалар кесәл яратамы?

Кесәл –  безнең илдә иң популяр, ләкин соңгы елларда онытыла барган эчемлекләрнең берсе. Ул ашкайнатуга һәм гомумән сәламәтлеккә уңай йогынты ясый. Еш кына аны балалар бакчалары һәм мәктәпләр, студентлар ашханәләренә менюсына кертәләр. Бу эчемлек составында В, РР, А, холин, крахмал төркемнәрендәге витаминнар бик күп.

Туклыклы өстәмә буларак, кесәл бик күп файда китерә:

ашказанының лайлалы тышчасын саклый;

ашкайнату системасын чистарта;

азыкны эшкәртү процессын яхшырта;

организмнан артык сыеклыкны чыгара;

матдәләр алмашынуына бик яхшы йогынты ясый;

нерв системасын тынычландыра;

чистарту, ялкынсынуга каршы һәм микробларга каршы тәэсир итә;

холестеринны чыгара һәм кан тамырларын чистарта.

Эчемлекне юан эчәклек авырулары, шикәр чире вакытында кулланырга ярамый. Үзенең калориялелеге аркасында аны зур гәүдә массасы булган балаларга да киңәш итмиләр.

Иң яхшысы, кесәлне үзеңә әзерләргә һәм моның бер авырлыгы да юк. Моның өчен җиләк-җимешләр (туңдырылган да ярый) һәм гади бәрәңге крахмалы кулланалар.

Җиләк-җимешкә су, бераз шикәр кушып, кайнатыгыз. Җимеләрнең суты яхшырак чыксын өчен төгеч белән төеп алырга да була. Аннары сөзәргә һәм тагын кайнатырга кирәк. Крахмалны салкын суда эретегез һәм, бертуктаусыз болгатып, кайнап торган җиләк-җимеш кайнатмасына салыгыз. Кесәлне куерганчы кайнатыгыз, аннары уттан алып, суытырга куегыз.

Автор фотосы.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас