Иртән татлы һәм майлы ризык ашау уяулык дәрәҗәсенә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Мондый нәтиҗәгә Япониядәге Хего университеты галимнәре килгән.
Тикшеренүдә 13 сәламәт студент кыз катнашкан. Аларның һәркайсы төрле көннәрдә бер үк калорияле иртәнге аш ашаган – якынча 500 ккал. Беренче очракта кызлар дөге, балык, йомырка, яшелчә һәм җиләк-җимеш белән тукланган. Икенче төркемдәгеләргә пончиклар һәм майлылыгы югары булган, шикәрле сөтле эчемлекләре тәкъдим ителгән.
Галимнәр ашаганнан соң ике сәгать дәвамында катнашучыларның тән температурасын, йөрәк ритмын үлчәгәннәр һәм когнитив тестлар үткәргәннәр. Кызлар үзләренең кәефен, активлык һәм йокымсырау дәрәҗәсен бәяләгән. Беренче төркемдәгеләрдә тән температурасының күтәрелүе һәм йөрәк ритмының ешаюы, уялык, күңел күтәренкелеге күзәтелгән.
Шул ук вакытта татлы һәм майлы иртәнге аш белән хушланучы катнашучыларда активлык дәрәҗәсе түбән, йокымсырау билгеләре булган.
“Без иртәнге ашның сыйфаты иртәнге физиологик һәм когнитив функцияләргә турыдан-туры йогынты ясавын күрдек", - дип билгеләгән тикшеренү җитәкчесе Фумиаки Хандзава.
Автор фотосы.