Күмертаудагы концертта Элвин Грей (Башкортстанның халык артисты Радик Юльякшин) сәхнәдә дүрт яшьлек җанатары белән җырлаган. Аягына пима кигән, чәчләрен ике “койрык”ка җыеп куйган кечкенә кызчык сәхнәгә менгән һәм шунда ук яраткан артистының битеннән үбеп алган.
“Менә моны мин аңлыйм — сәхнәгә шундук кыю килеп чыкты", — дип язып куйган җырчы Телеграм-каналдагы үзенең битендә.
Элвин Грей кызчыкның алдына тезләнеп, Азалия белән бергә популяр «Уфтанма» җырын җырлаган, шуннан соң кыз кумирын кочаклап ук алган. Истәлеккә артист яшь җанатарына үзенең портреты төшерелгән футболка бүләк иткән. Тамашачылар бу күренешкә бик сокланган һәм комментарийларда бу номерны кабатларга вәгъдә иткәннәр.
Фото: Элвин Грей / телеграм-канал