Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
10 февраль , 16:05

Сәламәт яшәү рәвешен нәрсәдән башларга?

Белгеч киңәшенә без дә колак салык. 

Сәламәт яшәү рәвешен нәрсәдән башларга?
Сәламәт яшәү рәвешен нәрсәдән башларга?

Нутрициолог Алла Макарова "Радио 1" белән сөйләшүдә билгеләвенчә, сәламәт яшәү рәвешен башлауның идеаль ысулы – барысын да берьюлы үзгәртү, әмма гадәти тормышта бу еш кына үтәлми. Моннан тыш, планлаштырганда эш графигын һәм мәшгульлекне исәпкә алу мөһим.

"Спорт һәм тукланудан тыш, тормышта әле шөгыльләр күп, һәм шушы минутта гына барысын да үзгәртү бик кыен. Шуңа күрә эшне бер генә нәрсәдән башларга мөмкин", - дип аңлата ул.

Әгәр дә кеше үзен даими рәвештә арыган итеп хис итә икән, эшне дөрес тукланудан башлау яхшырак, ул киләчәктә спорт белән шөгыльләнү өчен кирәкле энергия бирәчәк. Әгәр дә кешегә хәрәкәттән башлау җиңелрәк булса, эксперт авыр булмаган физик активлык сайларга киңәш итә. Йөкләнеш ачыгу хисен арттырачак һәм үзеннән-үзе сәламәт туклану мәсьәләсе килеп басачак.

"Төп кагыйдә: үзеңне мәҗбүр итмәскә һәм үз мөмкинлекләреңне адекват бәяләргә", – дип йомгаклаган сүзен Макарова.

 

Автор фотосы.

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас