Ысланган, какланган һәм киптерелгән балык сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин. Бу хакта «Роспотребнадзор» үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты белгече Михаил Лебедев белдерә.
Эксперт ассызыклавынча, Русия балыгында табигый чыганаклы паразит суалчаннар булырга мөмкин. Описторхоз авыруын да шул суалчаннар китереп чыгара. Авыру үт куыгына, ашказаны асты бизенә, шулай ук бавырга һәм башка органнарга зыян сала. Описторхозны дәваларга була, әмма бу катлаулы һәм озак процесс булачак.
Лебедев сүзләренчә, балыкны каклау яки киптерү алдыннан һичшиксез туңдырырга кирәк. Аның технологиясе катлаулы түгел. Температура түбәнрәк булган саен, вакыт азрак таләп ителә. Мәсәлән, 27 градус салкында балыкны 12 сәгатькә якын эшкәртү мөһим.
Балыктан агуланмас һәм зыян күрмәс өчен бу өлкәдә махсуслашкан предприятиеләрдә әзерләнгән балык сатып алырга кирәк. Билгеле булуынча, ысланган балыкны өйдә дә, эре предприятиеләрдә дә әзерлиләр. Ысландыру кайнар һәм салкын төрдә була. Эксперт билгеләп үткәнчә, салкын ысландыру вакытында зарарлы микроорганизмнар термик эшкәрткәндә дә исән калырга мөмкин. Ә менә кайнар ысул белән ысландырган балыкта паразитлар юк. Тик шуны истә тотарга кирәк: янган вакытта балыкка агулы химик кушылмалар эләгүе мөмкин.
Фото: mykaleidoscope.ru